Sign in
Sign in
Sign in
Select Language
048

Al-Fath 48:16 قل للمخلفين من الاعراب ستدعون الى قوم اولي باس شديد تقاتلونهم او يسلمون فان تطيعوا يوتكم الله اجرا حسنا وان تتولوا كما توليتم من قبل يعذبكم عذابا اليما ١٦

48:16
قُل
لِّلۡمُخَلَّفِينَ
مِنَ
ٱلۡأَعۡرَابِ
سَتُدۡعَوۡنَ
إِلَىٰ
قَوۡمٍ
أُوْلِي
بَأۡسٖ
شَدِيدٖ
تُقَٰتِلُونَهُمۡ
أَوۡ
يُسۡلِمُونَۖ
فَإِن
تُطِيعُواْ
يُؤۡتِكُمُ
ٱللَّهُ
أَجۡرًا
حَسَنٗاۖ
وَإِن
تَتَوَلَّوۡاْ
كَمَا
تَوَلَّيۡتُم
مِّن
قَبۡلُ
يُعَذِّبۡكُمۡ
عَذَابًا
أَلِيمٗا
١٦
Бәдәвий ґәрәбләреннән булган карышучыларга әйт: Тиздән Рум кавеме белән сугышырга чакырылырсыз алар каты сугыш ияләредер, ул кавем белән сугыш кылырсыз, яки алар мөселман булырлар, әгәр шул вакытта пәйгамбәргә итагать итсәгез, Аллаһ сезгә күркәм әҗерләр бирер һәм баштагы карышуыгызны гафу итәр, әгәр йөз дүндерсәгез, карышсагыз әүвәлдәге йөз дүндерүегез кеби, Аллаһ сезне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр.
Continue Reading

Read Tafsir

Ibn Kathir (Abridged)

Allah conveys the News that there will be Many Cases of Jihad, and that Jihad distinguishes the Ranks of the Believers and exposes the Hypocrite

Scholars of Tafsir differ over who the people mentioned here are. They are people experienced at warfare who will be called to fight. There are many opinio

…

Allah conveys the News that there will be Many Cases of Jihad, and that Jihad distinguishes the Ranks of the Believers and exposes the Hypocrite

Schol

…
More Tafsirs

Read in Context

Chapter 48, Page 513, Juz 26

11. Хилафлык кылып Хөдәйбия вакыйгасына катнашмаган бәдәвий гарәбләре сиңа әйтерләр: "Безләрне малларыбыз вә хатын-балаларыбыз тоткарлады, шуның өчен сиңа иярә алмадык, Раббыңнан безнең өчен гафу сорагыл", – дип. Алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән әйтерләр, ягъни алар Аллаһуның гафу итүен кирәксенмиләр. Син әйт: "Аллаһуның хөкеменнән бернәрсәне кире кайтарырга сезнең өчен кем ирекле булыр, әгәр Аллаһ сезгә зарарны яки файданы теләсә, бәлки Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар булды", – дип. 12. Бәлки сез уйладыгыз пәйгамбәр һәм мөэминнәр Хөдәйбиядән кире Мәдинәгә вә өй җәмәгатьләренә мәңге кайтмаслар, ягъни кәферләр үтереп бетерерләр дип, шул уегыз сезнең күңелегездә шайтан тарафыннан яхшы уй итеп күрсәтелде, янә явызлыкны зан кылдыгыз, ягъни исламның җимерелүен, мөселманнарның һәлак булуын теләдегез, вә күңелегезнең бозыклыгы белән һәлак буласы кавем булдыгыз. 13. Вә берәү Аллаһуга вә Аның рәсүленә иман китермәсә, дөреслектә Без кәферләргә җәһәннәм утын хәзерләдек. 14. Җир вә күкләр мөлке Аллаһ мөлкедер, теләгән кешесен гафу итәр вә теләгән кешесен ґәзаб кылыр. Аллаһ гафу итүче вә рәхмәт кылучы булды. 15. Хөдәйбиягә бармыйча синнән аерылып калган монафикълар әйтерләр: "Сез табыш малын алырга барган вакытта безне дә алыгыз, сезгә ияреп барыйк", – дип. Хөдәйбиядән кайткач Мухәммәд г-м сахабәләрне Хәйбәргә җибәрергә хәзерләде, Хөдәйбиядә Аллаһуга бәйґәт биргән Сәхабәләр генә Хәйбәргә хәзерләнсеннәр, диде. Хәйбәр сугышында мөселманнар җиңә калсалар, аннан күп табыш малы өмет ителә иде. Хәйбәр сугышы һәм аннан алыначак табыш малы, Хөдәйбиягә бәйґәт биргән сәхабәләргә генә тапшырылды. Хөдәйбия сәфәренә чыкмый калган монафикълар, Аллаһу тәгаләнең: "Хәйбәр сугышы вә табыш малы, Хөдәйбиядә бәйґәт биргән сәхабәләргә генә тапшырылсын", – дигән сүзен алыштырырга, үзгәртергә телиләр, ягъни Хәйбәргә барырга бик тырышалар. Син аларга әйт: "Безгә ияреп Хәйбәргә һич тә бармассыз, Аллаһу тәгалә сезнең хакта "Хәйбәргә бармасыннар", дип, без Хөдәмбиядән кайтмас борын ук әйтте". Ул монафикълар әйтерләр: "Табыш малыннан хөседләнеп безне Хәйбәргә җибәрмисез", – дип. Бәлки алар эшнең хакыйкатен аңламыйлар, мәгәр бик аз аңлыйлар, ягъни дөнья эшен, дөнья малын гына яхшы аңлыйлар. 16. Бәдәвий ґәрәбләреннән булган карышучыларга әйт: Тиздән Рум кавеме белән сугышырга чакырылырсыз алар каты сугыш ияләредер, ул кавем белән сугыш кылырсыз, яки алар мөселман булырлар, әгәр шул вакытта пәйгамбәргә итагать итсәгез, Аллаһ сезгә күркәм әҗерләр бирер һәм баштагы карышуыгызны гафу итәр, әгәр йөз дүндерсәгез, карышсагыз әүвәлдәге йөз дүндерүегез кеби, Аллаһ сезне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр. 17. Сукыр кеше вә аксак кеше һәм авыру кешеләр сугыштан калсалар аларга гөнаһ юктыр, берәү Аллаһуга вә рәсүленә итагать итсә, Аллаһ ул кешене асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертер, вә берәү Аллаһудан вә рәсүленнән йөз дүндерсә, Аллаһ ул кешене ґәзаб кылыр рәнҗеткүче ґәзаб белән.

- Tatar

Notes and Reflections

You do not have any notes or reflections on this verse.

Notes placeholders

Stay Connected to the Quran ❤️

Short meaningful reminders to reset, reflect and stay connected to the Quran.

Read, Listen, Search, and Reflect on the Quran

Quran.com is a trusted platform used by millions worldwide to read, search, listen to, and reflect on the Quran in multiple languages. It provides translations, tafsir, recitations, word-by-word translation, and tools for deeper study, making the Quran accessible to everyone.

As a Sadaqah Jariyah, Quran.com is dedicated to helping people connect deeply with the Quran. Supported by Quran.Foundation, a 501(c)(3) non-profit organization, Quran.com continues to grow as a free and valuable resource for all, Alhamdulillah.

Navigate
Home
Quran Radio
Reciters
About Us
Developers
Product Updates
Feedback
Help
Donate
Our Projects
Quran.com
Quran For Android
Quran iOS
QuranReflect.com
Quran.AI
Sunnah.com
Nuqayah.com
Legacy.Quran.com
Corpus.Quran.com
Non-profit projects owned, managed, or sponsored by Quran.Foundation
Popular Links
Duas from the Quran
Quran Verse of the Day
Ayatul Kursi
Yaseen
Al Mulk
Ar-Rahman
Al Waqi'ah
Al Kahf
Al Muzzammil
SitemapPrivacyTerms and Conditions
© 2026 Quran.com. All Rights Reserved
Contribute