Sign in
Sign in
Sign in
Select Language
048

Al-Fath 48:21 واخرى لم تقدروا عليها قد احاط الله بها وكان الله على كل شيء قديرا ٢١

48:21
وَأُخۡرَىٰ
لَمۡ
تَقۡدِرُواْ
عَلَيۡهَا
قَدۡ
أَحَاطَ
ٱللَّهُ
بِهَاۚ
وَكَانَ
ٱللَّهُ
عَلَىٰ
كُلِّ
شَيۡءٖ
قَدِيرٗا
٢١
Дәхи хәзер алырга көчегез җитмәгән табышларны Аллаһ сезгә киләчәктә вәгъдә кылды ки, ул табышларны Аллаһ сезнең өчен саклады, Аллаһ һәрнәрсәгә кадир булды.
Continue Reading

Read Tafsir

Ibn Kathir (Abridged)

Good News of abundant Spoils of War

Mujahid said that Allah's statement,

وَعَدَكُمُ اللَّهُ مَغَانِمَ كَثِيرَةً تَأْخُذُونَهَا

(Allah has promised you abundant spoils that you will capture,) refers to the spoils that Muslims earned up until this time, while,

فَعَجَّلَ لَكُمْ هَـذِهِ

(and He has hastened

…

Good News of abundant Spoils of War

Mujahid said that Allah's statement,

وَعَدَكُمُ اللَّهُ مَغَانِمَ كَثِيرَةً تَأْخُذُونَهَا

(Allah has promised you ab

…
More Tafsirs

Read in Context

Chapter 48, Page 513, Juz 26

18. Сугыштан кайтмыйча, үлгәнче мөшрикләр белән сугышырга, дип, агач төбендә сиңа бәйґәт бирүче сахабәләрдән Аллаһ, шиксез, разый булды, Аллаһ аларның күңелләрендәге яхшы ниятләрен белде, аларга күңел тынычлыгын бирде һәм тиздән Мәккә фәтех ителәчәк мөселманнар кулына үтәчәк, дип аларны шатландырды. 19. Дәхи күп табыш малларын бирде, алар ул табыш малларын Хәйбәрдән алырлар, Аллаһ җиңүче вә эшне белеп кылучы булды. 20. Аллаһ сезгә күп табыш малларын вәгъдә кылды, алырсыз ул табышларны Хәйбәрдән, һәм ашыктырды сезгә ул табышны, вә дошман булган кешеләрнең кулларын сездән тыйды, ягъни табыш малын алудан сезне туктата алмаслар. Аллаһ бу табыш малларын бирде, пәйгамбәрнең хаклыгына мөэминнәргә дәлил булсын өчен һәм сез мөселманнарны туры юлга күндермәк өчен. 21. Дәхи хәзер алырга көчегез җитмәгән табышларны Аллаһ сезгә киләчәктә вәгъдә кылды ки, ул табышларны Аллаһ сезнең өчен саклады, Аллаһ һәрнәрсәгә кадир булды. 22. Әгәр кәферләр сезнең белән сугышсалар, әлбәттә, куркып артларына качарлар, соңра саклаучы дусны вә ярдәмчене һич тапмаслар. 23. Пәйгамбәрләргә вә хак мөэминнәргә ярдәм бирмәк Аллаһуның әүвәлдән килгән гадәтедер, вә әлбәттә, Аллаһуның вәгъдәсе алышынуны, үзгәрүне тапмассың. 24. Ул – Аллаһ кәферләрнең кулын сездән һәм сезнең кулыгызны алардан тыйды, Мәккә янында ягъни Хөдәйбиядә, сезне аларга өстен кылганыннан соң. Ягъни Аллаһ Хөдәйбия бәйгәтеннән соң Мәккә мөшрикләре белән сугышуны насыйб итмәде, бәлки алар белән ун ел сугышмый торуны килешеп солых ясауны насыйб итте. Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче булды. 25. Мәккә кәферләре мәсҗид Хәрамны таваф итүдән сезне тыйдылар вә корбан өчен китергән хайваннарыгызны, бугазлама торган урыннарына барып җитмәсеннәр өчен, тотып тордылар. Әгәр Мәккәгә сез танымый торган иман китергән ирләр вә иман китергән хатыннар булмаса иде, вә Мәккә мөшрикләре арасында торучы мөселманнарны танымыйча, үтерүегез ихтималы булмаса иде, вә ул мөселманнарны белмичә үтергәнегез соңында сезгә кайгы һәм зарар ирешү ихтималы булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ Мәккәгә сугыш белән керүне әмер итәр иде. Аллаһ мөселманнарга Мәккәгә сугыш белән керүне әмер итмәде, Үзе теләгән кешеләрне рәхмәтенә вә Ислам диненә кертмәклеге өчен. Әгәр мөселманнар Мәккә мөшрикләреннән аерылсалар иде, әлбәттә, ул мөшрикләрне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр идек. 26. Ул Мәккә мөшрикләре күңелләрендә наданлык гайрәте булган гайрәтне мәхкәм кылган вакытларында, Аллаһ расүленең вә мөэминнәрнең күңелләренә Үзенең рәхмәте белән куәтне һәм карарланмакны иңдерде, вә аларны ширектән саклану сүзендә "Лә Илаһә ил ләллаһ" кәлимәсендә сабит кылды, вә алар ул кәлимәгә мөстәхыйк "хаклы" булдылар вә ул кәлимәнең әһленнән булдылар. Бит Аллаһ һәр нәрсәне белүче булды.

- Tatar

Notes and Reflections

You do not have any notes or reflections on this verse.

Notes placeholders

Stay Connected to the Quran ❤️

Short meaningful reminders to reset, reflect and stay connected to the Quran.

Read, Listen, Search, and Reflect on the Quran

Quran.com is a trusted platform used by millions worldwide to read, search, listen to, and reflect on the Quran in multiple languages. It provides translations, tafsir, recitations, word-by-word translation, and tools for deeper study, making the Quran accessible to everyone.

As a Sadaqah Jariyah, Quran.com is dedicated to helping people connect deeply with the Quran. Supported by Quran.Foundation, a 501(c)(3) non-profit organization, Quran.com continues to grow as a free and valuable resource for all, Alhamdulillah.

Navigate
Home
Quran Radio
Reciters
About Us
Developers
Product Updates
Feedback
Help
Donate
Our Projects
Quran.com
Quran For Android
Quran iOS
QuranReflect.com
Quran.AI
Sunnah.com
Nuqayah.com
Legacy.Quran.com
Corpus.Quran.com
Non-profit projects owned, managed, or sponsored by Quran.Foundation
Popular Links
Duas from the Quran
Quran Verse of the Day
Ayatul Kursi
Yaseen
Al Mulk
Ar-Rahman
Al Waqi'ah
Al Kahf
Al Muzzammil
SitemapPrivacyTerms and Conditions
© 2026 Quran.com. All Rights Reserved
Contribute