Sign in
Sign in
Sign in
Select Language
057

Al-Hadid 57:29 ليلا يعلم اهل الكتاب الا يقدرون على شيء من فضل الله وان الفضل بيد الله يوتيه من يشاء والله ذو الفضل العظيم ٢٩

57:29
لِّئَلَّا
يَعۡلَمَ
أَهۡلُ
ٱلۡكِتَٰبِ
أَلَّا
يَقۡدِرُونَ
عَلَىٰ
شَيۡءٖ
مِّن
فَضۡلِ
ٱللَّهِ
وَأَنَّ
ٱلۡفَضۡلَ
بِيَدِ
ٱللَّهِ
يُؤۡتِيهِ
مَن
يَشَآءُۚ
وَٱللَّهُ
ذُو
ٱلۡفَضۡلِ
ٱلۡعَظِيمِ
٢٩
Китап әһеле яһүдләр вә насаралар белсеннәр өчен Аллаһудан узып һич нәрсәгә көчләре җитмәгәнлекне Аллаһуның юмартлыгыннан үзләренә булдырырга, вә белсеннәр ки, юмартлык, әлбәттә, Аллаһ кулындадыр, аны үзе теләгән кешесенә бирер, Аллаһ олугъ юмартлык вә рәхмәт ияседер.
Continue Reading

Read Tafsir

Ibn Kathir (Abridged)

The Believers of the People of the Scriptures will earn Double their Rewards

Earlier we mentioned a Hadith that An-Nasa'i collected from Ibn `Abbas that this Ayah is about the People of the Scriptures who believe in Islam, and that they will earn double their reward if they do so. There is an Ayah in

…

The Believers of the People of the Scriptures will earn Double their Rewards

Earlier we mentioned a Hadith that An-Nasa'i collected from Ibn `Abbas tha

…
More Tafsirs

Read in Context

Chapter 57, Page 541, Juz 27

25. Тәхкыйк рәсүлләребезне ачык аңлатмалар илә җибәрдек, вә аларга китаплар иңдердек, вә кешеләр алыш-бирештә гадел булсыннар өчен үлчәүне өйрәттек, һәм тимер иңдердек, ул тимердә төрле кораллар вә техникалар ясар өчен тазалык, ныклык бар, вә ул тимердә кешеләргә куп файдалар бардыр, Аллаһ дөньяда яшәү өчен дөнья байлыгын бирде һәм ахирәткә хәзерләнер өчен Ислам динен бирде дә, кем Аллаһуны күрмичә Ислам диненә вә Аллаһуның рәсүленә ярдәм итә, шуларны белмәк һәм аермак өчен Аллаһ күзәтеп карал торадыр. Аллаһ куәтледер һәм һәр эштә өстендер. Кешеләрнең ислам диненә ярдәм итүләренә мохтаҗ түгелдер, Исламга ярдәм итүчеләрнең файдасы үзләренәдер. 26. Тәхкыйк Нухны вә Ибраһимне пәйгамбәр итеп җибәрдек, вә аларның нәселендә пәйгамбәрлекне кылдык, һәм ул пәйгамбәрләргә Забур, Тәүрат, Инҗил вә Коръәнне бирдек, ул пәйгамбәрләр килгән кавемнәр эчендә туры юлга күнелүчеләр бардыр, вә аларның күбрәге туры юлдан адашкан фасыйклардыр. 27. Соңра Нух вә Ибраһимның дини эшләренә рәсүлебезне иярттек, дәхи аларга Мәрьям угълы Гыйсаны иярттек вә аңа Инҗил бирдек, вә Гыйсага ияргән мөэминнәргә бер-берсенә күңел йомшаклыгын вә шәфкатьне бер кылдык, вә алар раһбаниятне, ягъни гыйбадәт өчен дөнья эшләреннән һәм кешеләрдән киселүне уйлап чыгардылар һәм үзләренә йөкләделәр, Без аларга раһбаниятне өйрәтмәдек вә аларга аны йөкләмәдек, мәгәр Без аларга Аллаһ вә пәйгамбәр өйрәткәнчә генә эш кылырга, итагать итеп Аллаһуның ризалыгын кәсеп итәргә өйрәттек вә шуны йөкләдек, алар Аллаһуның өйрәтүен хак ригая белән ригая кылмадылар, ягъни диндә ихлас тәкъва булып Аллаһуга якын булуны Аллаһ өйрәткәнчә кылмадылар, бәлки үзләре теләгәнчә эш кылып хаталандылар. Мәсәлән: ишан булуны вә ишанга мөрид булуны Аллаһ һичбер кавемгә өйрәтмәгән. Алар үзләре уйлап чыгарганнар, алар үз белдекләре белән кыланып Аллаһу тәгаләнең ризалыгын таба алмаслар. Алардан иман китереп Аллаһуга итагать иткәннәренә әҗерләр бирдек, вә аларның күберәге Аллаһуга итагать итмичә фасыйклардыр. 28. Ий әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанучы Тәүрат, Инҗил әһелләре, Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз, ягъни Коръән белән гамәл кылыгыз, һәм Аның расүле Мухәммәд г-мгә иман китерегез, Мухәммәд г-мгә ияреп Коръән белән гамәл кылсагыз Аллаһ сезгә рәхмәтеннән ике өлеш бирер, дәхи сезгә иман нурын бирер шул нур белән, туры юлны табарсыз, вә сезне Аллаһ ярлыкар, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер. 29. Китап әһеле яһүдләр вә насаралар белсеннәр өчен Аллаһудан узып һич нәрсәгә көчләре җитмәгәнлекне Аллаһуның юмартлыгыннан үзләренә булдырырга, вә белсеннәр ки, юмартлык, әлбәттә, Аллаһ кулындадыр, аны үзе теләгән кешесенә бирер, Аллаһ олугъ юмартлык вә рәхмәт ияседер.

- Tatar

Notes and Reflections

You do not have any notes or reflections on this verse.

Notes placeholders

Stay Connected to the Quran ❤️

Short meaningful reminders to reset, reflect and stay connected to the Quran.

Read, Listen, Search, and Reflect on the Quran

Quran.com is a trusted platform used by millions worldwide to read, search, listen to, and reflect on the Quran in multiple languages. It provides translations, tafsir, recitations, word-by-word translation, and tools for deeper study, making the Quran accessible to everyone.

As a Sadaqah Jariyah, Quran.com is dedicated to helping people connect deeply with the Quran. Supported by Quran.Foundation, a 501(c)(3) non-profit organization, Quran.com continues to grow as a free and valuable resource for all, Alhamdulillah.

Navigate
Home
Quran Radio
Reciters
About Us
Developers
Product Updates
Feedback
Help
Donate
Our Projects
Quran.com
Quran For Android
Quran iOS
QuranReflect.com
Quran.AI
Sunnah.com
Nuqayah.com
Legacy.Quran.com
Corpus.Quran.com
Non-profit projects owned, managed, or sponsored by Quran.Foundation
Popular Links
Duas from the Quran
Quran Verse of the Day
Ayatul Kursi
Yaseen
Al Mulk
Ar-Rahman
Al Waqi'ah
Al Kahf
Al Muzzammil
SitemapPrivacyTerms and Conditions
© 2026 Quran.com. All Rights Reserved
Contribute