Sign in
Sign in
Sign in
Select Language
058

Al-Mujadila 58:5 ان الذين يحادون الله ورسوله كبتوا كما كبت الذين من قبلهم وقد انزلنا ايات بينات وللكافرين عذاب مهين ٥

58:5
إِنَّ
ٱلَّذِينَ
يُحَآدُّونَ
ٱللَّهَ
وَرَسُولَهُۥ
كُبِتُواْ
كَمَا
كُبِتَ
ٱلَّذِينَ
مِن
قَبۡلِهِمۡۚ
وَقَدۡ
أَنزَلۡنَآ
ءَايَٰتِۭ
بَيِّنَٰتٖۚ
وَلِلۡكَٰفِرِينَ
عَذَابٞ
مُّهِينٞ
٥
Тәхкыйк Аллаһуга вә Аның рәсүленә хийлафлык кылып чиктән үткән кешеләр йөзтүбән китәрләр вә һәлак булырлар, әүвәлге хийлафлык кылучылар һәлак булган кеби, тәхкыйк без ачык аңлатучы аятьләрне иңдердек, вә ышанмаучыларга хурлыкка төшүче ґәзаб бардыр.
Continue Reading

Read Tafsir

Ibn Kathir (Abridged)

Explaining the Punishment of the Enemies of the Religion

Allah states that those who defy Him and His Messenger and contradict His commandments,

كُبِتُواْ كَمَا كُبِتَ الَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ

(will be disgraced as those before them were disgraced) meaning, they will be humiliated, cursed and disgraced

…

Explaining the Punishment of the Enemies of the Religion

Allah states that those who defy Him and His Messenger and contradict His commandments,

كُبِتُو
…
More Tafsirs

Read in Context

Chapter 58, Page 542, Juz 28

5. Тәхкыйк Аллаһуга вә Аның рәсүленә хийлафлык кылып чиктән үткән кешеләр йөзтүбән китәрләр вә һәлак булырлар, әүвәлге хийлафлык кылучылар һәлак булган кеби, тәхкыйк без ачык аңлатучы аятьләрне иңдердек, вә ышанмаучыларга хурлыкка төшүче ґәзаб бардыр. 6. Аллаһ кыямәт көнне аларның барчасын кубарыр вә кылган эшләреннән хәбәр бирер, алар эшләп оныткан гамәлләрне Аллаһ барын да санаган һәм язган, Аллаһ һәрнәрсәгә шаһиддер Аңа һичнәрсә яшерен түгел. 7. Әйә беләсеңме, тәхкыйк Аллаһ җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләрне беләдер, булмас өч кешенең яшерен сөйләшүләре, мәгәр Аллаһ дүртенчесе булып сүзләрен тыңлар, булмас биш кешенең яшерен сөйләшүләре, мәгәр Аллаһ алтынчысы булып сүзләрен ишетер, дәхи болардан азрак бер яки ике кеше, яки күбрәк алты, җиде кеше сөйләшмәсләр, мәгәр Ул – Аллаһ алар белән бергәдер кайда гына булсалар да, соңра аларның эшләгән эшләреннән хәбәр бирер кыямәт көнендә, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белүчедер. 8. Әйә күрмисеңме мөэминнәр алдында яшерен сөйләшүдән тыелган кешеләрне. Монафикълар мөэминнәрне күрсәләр, бер-берсенә күз кысышып яшерен сөйләшерләр иде. Аларның моннан теләкләре, мөселманнарны мәсхәрә итү һәм аларны шөбһәгә төшерү иде. Аллаһ бу аять белән аларны ул эштән тыйды. Соңра алар Аллаһ тыйган бу эшкә кайтырлар һәм гөнаһлы сүзләр вә мөселманнарга дошманлык сүзләр белән яшерен сөйләшерләр дәхи пәйгамбәргә дошманлык белән, ий Мухәммәд г-м, әгәр синең яныңа килсәләр, сиңа сәлам бирәләр, Аллаһ сиңа бирмәгән сәлам белән. Вә үзара сөйләшерләр: "Әгәр Мухәммәдне мәсхәрә кылып әйткән сүзебез өчен Аллаһ безне ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә күптән ґәзаб кылыр иде, Мухәммәд пәйгамбәр түгел", – дип. Ґәзабтан котыла алмаслар, аларга ґәзаб өчен җәһәннәм җитәр, ул җәһәннәмгә кереп ґәзаб ителерләр, ул җәһәннәм ни яман кайтачак урындыр. 9. Ий мөэминнәр әгәр яшерен сөйләшсәгез, гөнаһлы вә дошманлык сүзләре белән сөйләшмәгез, һәм пәйгамбәргә гөнаһлы була торган сүзләрне сөйләмәгез, бәлки яхшылык турында һәм гөнаһтан саклану турында сөйләшегез, вә барчагыз да кубарылып Аның Хозурына кайтачак Аллаһудан куркыгыз Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! 10. Яшерен яман сүзләр белән сөйләшмәк фәкать шайтаннандыр, ул шайтан мөэминнәргә һич тә зарар китерүче түгел, мәгәр Аллаһ теләге белән генә китерер, шулай булгач мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар вә эшләрен Аңа тапшырсыннар! 11. Ий мөэминнәр, әгәр сезгә мәҗлесләрдә киңлек кылыгыз диелсә, киплек кылыгыз кергән кешеләргә урын бирегез һәм хакны сөйләргә вә тыңларга да ирек бирегез, Аллаһ сезгә җәннәттә киңлек кылыр, әгәр таралыгыз диелсә, эшләрегезгә таралыгыз, сездән иман китереп итагать иткән вә белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһ дәрәҗәләргә күтәрер, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер. 12. Ий мөэминнәр, әгәр расүл белән сөйләшмәк булсагыз, сөйләшүегездән әүвәл садака бирегез, садака биреп сөйләшүегез сезнең өчен хәерледер вә гөнаһтан пакьләнүдер, әгәр садака тапмасагыз, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер. 13. Сөйләшүдән әүвәл садака бирсәгез, фәкыйрь булырбыз дип курыктыгызмы? Әгәр садака бирмәсәгез, Аллаһ ул куркуыгызны гафу итте, намазларны үтәгез вә малларыгыздан зәкят бирегез вә Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер.

- Tatar

Notes and Reflections

You do not have any notes or reflections on this verse.

Notes placeholders

Stay Connected to the Quran ❤️

Short meaningful reminders to reset, reflect and stay connected to the Quran.

Read, Listen, Search, and Reflect on the Quran

Quran.com is a trusted platform used by millions worldwide to read, search, listen to, and reflect on the Quran in multiple languages. It provides translations, tafsir, recitations, word-by-word translation, and tools for deeper study, making the Quran accessible to everyone.

As a Sadaqah Jariyah, Quran.com is dedicated to helping people connect deeply with the Quran. Supported by Quran.Foundation, a 501(c)(3) non-profit organization, Quran.com continues to grow as a free and valuable resource for all, Alhamdulillah.

Navigate
Home
Quran Radio
Reciters
About Us
Developers
Product Updates
Feedback
Help
Donate
Our Projects
Quran.com
Quran For Android
Quran iOS
QuranReflect.com
Quran.AI
Sunnah.com
Nuqayah.com
Legacy.Quran.com
Corpus.Quran.com
Non-profit projects owned, managed, or sponsored by Quran.Foundation
Popular Links
Duas from the Quran
Quran Verse of the Day
Ayatul Kursi
Yaseen
Al Mulk
Ar-Rahman
Al Waqi'ah
Al Kahf
Al Muzzammil
SitemapPrivacyTerms and Conditions
© 2026 Quran.com. All Rights Reserved
Contribute