Sign in
Sign in
Sign in
Select Language
042

Ash-Shuraa 42:12 له مقاليد السماوات والارض يبسط الرزق لمن يشاء ويقدر انه بكل شيء عليم ١٢

42:12
لَهُۥ
مَقَالِيدُ
ٱلسَّمَٰوَٰتِ
وَٱلۡأَرۡضِۖ
يَبۡسُطُ
ٱلرِّزۡقَ
لِمَن
يَشَآءُ
وَيَقۡدِرُۚ
إِنَّهُۥ
بِكُلِّ
شَيۡءٍ
عَلِيمٞ
١٢
Җир вә күкләр хәзинәләренең ачкычлары Аллаһ кулындадыр, теләгән кешесенең ризыгын киң кылыр, вә теләгән кешесенең ризыгын тар кылыр, Ул, әлбәттә, һәрнәрсәне белеп эшләүчедер.
Continue Reading

Read Tafsir

Ibn Kathir (Abridged)

Allah is the Protector, Ruler and Creator

Here Allah denounces the idolators for taking other gods instead of Allah, and declares that He is the True God, and it is not right to worship anyone except Him Alone. He is the One Who is able to bring the dead back to life and He is Able to do all things.

…

Allah is the Protector, Ruler and Creator

Here Allah denounces the idolators for taking other gods instead of Allah, and declares that He is the True G

…
More Tafsirs

Read in Context

Chapter 42, Page 484, Juz 25

10. Ий сез ачык дәлилләрне ригая кылмаучы кире кешеләр, диндә дәлилсез низагълашуларыгызның хөкеме Аллаһуга кайтарылыр, Ул үзе хөкем итеп аерыр – кемнеке дөрес, кемнеке – ялган, шунда мәгълүм булыр, әнә шулай гаделлек белән хөкем итүче Аллаһ минем Раббымдыр, мин Аңа гына тәвәккәл кылдым ягъни Аның хөкемнәрен үтәп, Аның сүзләрен генә сөйләрмен һәм баш иеп Аллаһуга кайтамын. 11. Ул – Аллаһ җирне вә күкләрне төзүче, вә сезнең өчен үзегездән хатыннар кылды, вә һәрбер хайванны ата-ана-лы итеп яратты, шул тәртип илә сезне дә, хайваннарны да күбәйтте, Аллаһуга охшаган һичнәрсә юктыр, вә Ул һәр тавышны ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер. 12. Җир вә күкләр хәзинәләренең ачкычлары Аллаһ кулындадыр, теләгән кешесенең ризыгын киң кылыр, вә теләгән кешесенең ризыгын тар кылыр, Ул, әлбәттә, һәрнәрсәне белеп эшләүчедер. 13. Без сезгә диндә шәригать төзеп бирдек, ул шәригатьне Нухка, вә сиңа, ий Мухәммәд г-м, вә Ибраһимгә, вә Мусага, вә Гыйсага васыять иттек, ягъни йөкләдек, "Без төзегән шул хак дин шәригатен тотыгыз, әмма хөкемнәрен бозмагыз, шәригатьне үзгәртмәгез һәм төрле фиркаләргә, төрле мәзһәбләргә бүленмәгез", – дип һәр пәйгамбәргә ю һәр мөселманга әмер иттек. Сезнең кешеләрне хак дин исламга дәгъват итүегез мөшрикләргә бик авыр эш булды, ягъни ислам динен кабул итү, аларга утка керүдән дә авыр булды. Аллаһ Үзе төзегән хак дингә үзе теләгән кешесен ихтыяр итәр һәм анда тартыр, вә Аллаһуга итагать белән кайткан кешене ул хак дингә күндерер. 14. Дөньядагы һәр заманадагы кешеләр, Аллаһ диненең хөкемнәрендә ихтилаф кылмадылар мәгәр Аллаһудан Ислам диненең барча хөкемнәре килеп ачык аңлатылганнан соң ихтилаф кылдылар, вә хөседлек белән үзара дошманлашып бик күп фиркаләргә бүленделәр. Әгәр ґәзабны билгеле булган кыямәт көненә чаклы кичектерү белән Раббыңның вәгъдә сүзе булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ хөкемнәрен үзгәртеп, бидеґәт гамәлләр белән Ислам динен бозучы мөшрикләр илә Аллаһ арасында дөньяда ук хөкем тәмам булып, һәммәсе һәлак булыр иделәр. Пәйгамбәрләреннән соң Тәүрат вә Инҗилгә варис булган яһүдләр вә насаралар, алар Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрлеген дә вә Коръәннең Аллаһ китабы икәнлеген дә шикләнмәктәләр, ягъни ышансак алданырбыз, дип уйлыйлар. 15. Әнә шул Аллаһ төзегән ислам шәригатен кабул итәргә кешеләрне вәгъдә кыл, вә үзеңә шәригатьне үтәүдә һәм ирештерүдә Аллаһ боерганча туры һәм истикамәттә бул! Вә шәригатьне тотмаган кешеләргә вә аларның гадәтенә иярмә, вә әйт: "Аллаһ иңдергән китап хөкемнәренә ышандым вә иярдем һәм сезнең арагызда гаделлек кылырга әмер ителдем! Аллаһ – безнең Раббыбыз һәм сезнең Раббыгыздыр. Безгәдер – безнең гамәлләребез, сезгәдер – сезнең гамәлләрегез. Безнең белән сезнең арада хосумәт вә низагъ юктыр. Аллаһ кыямәт көнне барчагызны да бер урынга җыяр вә ахырда кайтмак Аллаһугадыр, дип. 16. Аллаһуның берлеге вә исламның хаклыгы хакында ачык дәлилләрне ишетеп вә белеп ислам динен кабул иткәннән соң, Аллаһуның берлеге хакында вә ислам хөкемнәре хакында пәйгамбәр белән кычкырышып дәлил китереп маташтылар, яки үзләренең батыл игътикадларын исламга кертергә тырышырлар, ләкин Аллаһ хозурында китергән дәлилләре батылдыр, аларга Аллаһуның ачуы һәм аларга каты ґәзаб булачактыр. "Хәзер бездә хакны инкяр итеп, батыл игътикадны вә бидеґәт гамәлләрне яклаучылар бик күпләр. Раббым аларның йогышлы яман чиреннән Үзең сакла!" 17. Ул – Аллаһ Коръәнне хаклык белән иңдерде, Коръәндә хак булмаган бер сүз дә юк. Вә һәр нәрсәгә үлчәү бирде һәм гадел үлчәгез, диде. Кайдан беләсең, ихтимал кыямәт көне бик якындыр! 18. Кыямәткә ышанмаган кешеләр, ул кыямәт тизрәк килсен, диләр. Әмма хак мөэминнәр, кыямәттән куркалар, һәм кыямәтнең булачагын хак дип беләләр. Әгаһ булыгыз кыямәт булмый дип низагълашучы кешеләр, хактан бик ерак адашмакталар. 19. Аллаһ бәндәләренә яхшылык ияседер, ягъни кешеләрне ямансызлыкка, гөнаһлы эшкә вә җәһәннәмгә чакырмый һәм ул эшләргә этәрми, бәлки иманлы, динле һәм изге гамәлле булырга чакыра һәм Коръән белән җәннәткә юл салган, шул юл белән җәннәтләремә килегез, мәңгегә нигъмәтләрем эчендә сый-хөрмәттә булыгыз, ди. Җәннәт нигъмәтләре белән теләгән кешесен ризыкландырыр, вә Ул зур куәтле вә һәр эштә җиңүчедер.

- Tatar

Notes and Reflections

You do not have any notes or reflections on this verse.

Notes placeholders

Stay Connected to the Quran ❤️

Short meaningful reminders to reset, reflect and stay connected to the Quran.

Read, Listen, Search, and Reflect on the Quran

Quran.com is a trusted platform used by millions worldwide to read, search, listen to, and reflect on the Quran in multiple languages. It provides translations, tafsir, recitations, word-by-word translation, and tools for deeper study, making the Quran accessible to everyone.

As a Sadaqah Jariyah, Quran.com is dedicated to helping people connect deeply with the Quran. Supported by Quran.Foundation, a 501(c)(3) non-profit organization, Quran.com continues to grow as a free and valuable resource for all, Alhamdulillah.

Navigate
Home
Quran Radio
Reciters
About Us
Developers
Product Updates
Feedback
Help
Donate
Our Projects
Quran.com
Quran For Android
Quran iOS
QuranReflect.com
Quran.AI
Sunnah.com
Nuqayah.com
Legacy.Quran.com
Corpus.Quran.com
Non-profit projects owned, managed, or sponsored by Quran.Foundation
Popular Links
Duas from the Quran
Quran Verse of the Day
Ayatul Kursi
Yaseen
Al Mulk
Ar-Rahman
Al Waqi'ah
Al Kahf
Al Muzzammil
SitemapPrivacyTerms and Conditions
© 2026 Quran.com. All Rights Reserved
Contribute