Sign in
Sign in
Sign in
Select Language
009

At-Tawbah 9:105 وقل اعملوا فسيرى الله عملكم ورسوله والمومنون وستردون الى عالم الغيب والشهادة فينبيكم بما كنتم تعملون ١٠٥

9:105
وَقُلِ
ٱعۡمَلُواْ
فَسَيَرَى
ٱللَّهُ
عَمَلَكُمۡ
وَرَسُولُهُۥ
وَٱلۡمُؤۡمِنُونَۖ
وَسَتُرَدُّونَ
إِلَىٰ
عَٰلِمِ
ٱلۡغَيۡبِ
وَٱلشَّهَٰدَةِ
فَيُنَبِّئُكُم
بِمَا
كُنتُمۡ
تَعۡمَلُونَ
١٠٥
Әйт: "Изге гамәлләр кылыгыз! Әлбәттә, Аллаһ вә Аның расүле һәм мөэминнәр сезнең гамәлләрегезне күрерләр, вә тиздән яшеренне вә ачыкны белүче Аллаһуга кайтарылачаксыз, кылган гамәлләрегез белән Ул сезне хәбәр кылыр.
Continue Reading

Read Tafsir

Ibn Kathir (Abridged)

Warning the Disobedient

Mujahid said that this Ayah carries a warning from Allah to those who defy His orders. Their deeds will be shown to Allah, Blessed and Most Honored, and to the Messenger and the believers. This will certainly occur on the Day of Resurrection, just as Allah said,

يَوْمَئِذٍ تُعْ

…

Warning the Disobedient

Mujahid said that this Ayah carries a warning from Allah to those who defy His orders. Their deeds will be shown to Allah, Bles

…
More Tafsirs

Read in Context

Chapter 9, Page 203, Juz 11

100. Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәннәрдән ярышта әүвәл алга чыгучылар, ягъни Аллаһуга вә расүлгә итагать итүдә һәм ислам динен куәтләү юлында һәрвакыт алда йөргән Мөһаҗирләр, һәм яхшылыкта Мөһаҗирләргә иярүче төп Мәдинәле ансарлар – ярдәм итүчеләр, һәм аларга ияргән башка мөселманнар, алардан Аллаһ разый булды һәм алар Аллаһудан разый булдылар. Вә аларга асларыннан елгалар ага торган җәннәтләр хәзерләнде, алар анда мәңге калырлар. Җәннәтләргә кереп анда мәңге калу – зур уңышка: мәңгелек бәхеткә ирешүдер. 101. Сезнең тирәгездә булган бәдәвий ґәрәбләре арасында монафикълар бар, вә Мәдинә әһелесеннән дә бәгъзеләре икейөзлелеккә беркетелделәр. Сез аларның эшен белмисез. Аларның эшен Без беләбез. Без аларны дөньяда ике мәртәбә ґәзаб кылырбыз: яшерен булган бозык эшләрен ачып хурлыкка төшерербез, вә яман үлем белән үтерербез. Аннары ахирәттә олугъ ґәзабка кайтарылырлар. 102. Вә алардан икенчеләре, гөнаһларын танып, тәүбә иттеләр һәм бозык эшләрен яхшы эшләр белән капладылар. Шаять Аллаһ аларга рәхмәт итеп тәүбәләрен кабул итәр, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле. 103. Әнә шул тәүбә итеп төзәлүчеләрнең малларыннан зәкят садакаларын син ал, аларны биргән садакалары белән гөнаһларыннан араларсың вә эшләрен төзәтерсең, һәм аларга дога кыл, тәхкыйк синең догаң аларның күңеленә карар, Аллаһ ишетүче вә белүче. 104. Әйә алар белмиләрме? Аллаһу тәгаләнең тәүбәне вә доганы кабул иткәнлеген һәм садакаларны кабул итеп алганлыгын бәндәләреннән? Тәхкыйк Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче вә рәхмәт кылучы. 105. Әйт: "Изге гамәлләр кылыгыз! Әлбәттә, Аллаһ вә Аның расүле һәм мөэминнәр сезнең гамәлләрегезне күрерләр, вә тиздән яшеренне вә ачыкны белүче Аллаһуга кайтарылачаксыз, кылган гамәлләрегез белән Ул сезне хәбәр кылыр. 106. Әнә алардан икенче җәмәгать бар Аллаһуның теләвенә куелмышлар, Аллаһ теләсә аларны ґәзаб кылыр яки тәүбәләрен кабул итеп рәхмәт кылыр, Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче. 107. Янә мөселманнар тирәсендә явыз монафикълар бар ки, алар мөселманнар зарарына мәсҗид бина кылырлар, бу эшләре белән хакны вә нигъмәтләрне инкяр итүләрен арттыру өчен, вә мөселманнарның берлеген бетермәк өчен, вә әүвәлдә Аллаһуга вә Аның расүленә каршы сугышкан кешене көтмәк өчен. (Монафикълар: "Бер мәсҗид бина кылыйк та шунда бөтен киңәшләребезне кылырбыз", – дип мәкерлек белән мәсҗид төзеделәр. Әбү-Гамир исемле бер монафикъны кыйсар кәферләреннән гаскәр сорар өчен җибәргән иделәр, шул монафикъның гаскәр белән килүен үз мәсҗидләреннән күзәтеп көтәләр иде). Бу аять иңгәч Мухәммәд г-м аларның мәсҗиден җимерде. Мәсҗид төзүчеләр: "Без мәсҗидне яхшы ният белән төзегән идек", – дип Аллаһ исеме илә ант иттеләр, ләкин: "Алар ялганчылар", – дип, Аллаһ шәһадәт бирә. 108. Монафикълар төзегән мәсҗидтә мәңге намаз укыма, әүвәл көннән башлап Аллаһудан курку нигезенә төзелгән расүлүллаһ мәсҗидендә намаз укымак тиешлерәк, ул мәсҗидтә су белән дөнья кереннән, ислам белән күңел кереннән пакьләнүне яратучы ирләр бардыр. Әлбәттә, Аллаһу тәгалә тәндә су белән, игътикадтә Коръән белән пакьләнүчеләрне сөя. 109. Әйә берәү мәсҗидне Аллаһудан куркып вә Аның, ризалыгын өстәп бина кылса, ягъни динен Коръән өйрәтүе буенча дөрес итеп тотса, шулмы хәерле булыр? Яки бинасын җимерелә торган яр өстенә салган монафикъның бинасы хәерлеме? Ягъни Коръәннән башка ялган динне тотучының дине хәерлеме? Коръән хөкемнәре йөреми торган мәсҗидләрне төзүчеләр мәсҗидләре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр, шулай ук бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотучылар диннәре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр. Әлбәттә, Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне һидәяткә салмас. 110. Син аларның биналарын җимергәч, биналары күңелләрендә кайгы булып торадыр, ягъни малыбыз әрәм китте дип кайгыралар, мәгәр үлгәннәреннән соң күңелләре дөнья малыннан киселгәч, кайгылары бетәр. Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче.

- Tatar

Notes and Reflections

You do not have any notes or reflections on this verse.

Notes placeholders

Stay Connected to the Quran ❤️

Short meaningful reminders to reset, reflect and stay connected to the Quran.

Read, Listen, Search, and Reflect on the Quran

Quran.com is a trusted platform used by millions worldwide to read, search, listen to, and reflect on the Quran in multiple languages. It provides translations, tafsir, recitations, word-by-word translation, and tools for deeper study, making the Quran accessible to everyone.

As a Sadaqah Jariyah, Quran.com is dedicated to helping people connect deeply with the Quran. Supported by Quran.Foundation, a 501(c)(3) non-profit organization, Quran.com continues to grow as a free and valuable resource for all, Alhamdulillah.

Navigate
Home
Quran Radio
Reciters
About Us
Developers
Product Updates
Feedback
Help
Donate
Our Projects
Quran.com
Quran For Android
Quran iOS
QuranReflect.com
Quran.AI
Sunnah.com
Nuqayah.com
Legacy.Quran.com
Corpus.Quran.com
Non-profit projects owned, managed, or sponsored by Quran.Foundation
Popular Links
Duas from the Quran
Quran Verse of the Day
Ayatul Kursi
Yaseen
Al Mulk
Ar-Rahman
Al Waqi'ah
Al Kahf
Al Muzzammil
SitemapPrivacyTerms and Conditions
© 2026 Quran.com. All Rights Reserved
Contribute