Sign in
Sign in
Sign in
Select Language
041

Fussilat 41:37 ومن اياته الليل والنهار والشمس والقمر لا تسجدوا للشمس ولا للقمر واسجدوا لله الذي خلقهن ان كنتم اياه تعبدون ٣٧

41:37
وَمِنۡ
ءَايَٰتِهِ
ٱلَّيۡلُ
وَٱلنَّهَارُ
وَٱلشَّمۡسُ
وَٱلۡقَمَرُۚ
لَا
تَسۡجُدُواْ
لِلشَّمۡسِ
وَلَا
لِلۡقَمَرِ
وَٱسۡجُدُواْۤ
لِلَّهِۤ
ٱلَّذِي
خَلَقَهُنَّ
إِن
كُنتُمۡ
إِيَّاهُ
تَعۡبُدُونَ
٣٧
Төннең вә көннең яратылышы, кояш вә айның төзелеше һәм хәрәкәтләре Аллаһуның кодрәтенә вә берлегенә дәлаләт итә торган галәмәтләрдәндер, ий кешеләр, кояшка вә айга сәҗдә кылмагыз, чөнки алар да сезнең кеби мәхлукләрдер, бәлки барча нәрсәне халык кылучы Аллаһуга сәҗдә кылыгыз, әгәр сез Аллаһуга гына гыйбадәт итә торган булсагыз?
Continue Reading

Read Tafsir

Ibn Kathir (Abridged)

From among the Signs of Allah

Here Allah reminds His Creation of His power, and that He is the One Who has no equal, and He is Able to do all things. Allah's saying;

وَمِنْ ءَايَـتِهِ الَّيْلُ وَالنَّهَارُ وَالشَّمْسُ وَالْقَمَرُ

(And from among His signs are the night and the day, and the sun and the

…

From among the Signs of Allah

Here Allah reminds His Creation of His power, and that He is the One Who has no equal, and He is Able to do all things. A

…
More Tafsirs

Read in Context

Chapter 41, Page 480, Juz 24

33. Ислам динендә, Коръән юлында файдалы эшләрне, изге гамәлләрне кылганы хәлдә Аллаһуга иман китерергә һәм ислам динен кабул итәргә кешеләрне чакыручы мөселманның сүзеннән дә күркәмрәк файдалырак сүз булырмы, һәм ул һәркайда әйтәдер: мин мөселман, бу эшләрне эшләргә мин бурычлымын, дип. Ягъни бу эш һәр мөселманның бурычыдыр. 34. Яхшылык белән явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкка файда һәм сәваб бар, явызлыкка зарар һәм ґәзаб бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл, ул кеше сиңа явызлыкны дошманлык илә кыладыр, әмма син сабыр ит һәм дә аның явызлыгына карты һәрвакыт изгелек ит, соңра ул синдә явызлыкның юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм тәүбә итеп синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз. 35. Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас, мәгәр көчле иманлы, чын сабырлы мөэминнәр генә эшли алырлар, вә явызлыкка каршы изгелек итү һәрбер кешегә бирелмәс, мәгәр олугъ бәхетле кешегә генә бирелер. 36. Әгәр явызлык итүчегә изгелек итәргә шайтан сиңа ирек бирмәсә, шайтанның шәреннән Аллаһуга сыгын, Ул сине шайтан вәсвәсәсеннән саклар, аннары явызлыкка каршы изгелек итә алырсың. Бит Ул – Аллаһ ишетүче вә белүчедер. 37. Төннең вә көннең яратылышы, кояш вә айның төзелеше һәм хәрәкәтләре Аллаһуның кодрәтенә вә берлегенә дәлаләт итә торган галәмәтләрдәндер, ий кешеләр, кояшка вә айга сәҗдә кылмагыз, чөнки алар да сезнең кеби мәхлукләрдер, бәлки барча нәрсәне халык кылучы Аллаһуга сәҗдә кылыгыз, әгәр сез Аллаһуга гына гыйбадәт итә торган булсагыз? 38. Әгәр кире кешеләр Аллаһуга гыйбадәт кылырга тәкәбберләнсәләр, алар өчен кайгырма, Раббың хозурында булган хөрмәтле фәрештәләр вә Аллаһуның рәхмәтенә якын булган мөэминнәр көндезләрен вә кичәләрен Аңа тәсбихләр әйтәләр, алар тәсбих әйтүдән һич тә арымаслар. 39. Әлбәттә күрәсең, корыган үләнсез җиргә күктән су иңдерсәк үлгән җир терелеп яшәрәдер, шул хәлдә үлгән җирне тергезүче Аллаһ, әлбәттә, үлгән кешеләрне тергезәчәктер, Аның һәрнәрсәгә көче җитәдер. 40. Безнең аятьләребезне ялган дип уйлаучылар хак юлдан чыгарлар, ягъни хак юлны тапмаслар. Алар ничек тә Бездән яшеренә алмаслар. Кыямәт көнендә утка ташланган кешенең хәле яхшы булырмы? Яки кыямәт көнне һәр куркынычтан вә ґәзабтан имин булган кешенең хәле яхшы булырмы? Инде теләгәнегезне кылыгыз, ягъни теләсәгез Коръән күрсәткән юлны ташлап мәңгегә утка керергә хәзерләнегез, яки теләсәгез Коръән күрсәткән хак юл белән барып җәннәткә мәңгегә керергә хәзерләнегез! Ул – Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар, яхшы күрәдер. 41. Аллаһудан Коръән килгәннән соң Коръәннең хөкемнәрен вә вәгазьләрен инкяр итүчеләр тиешле җәзаны алырлар. Бит ул Коръән бик көчле вә файдалы, мисалы юк бер хак китаптыр. 42. Ул Коръәннең алдыннан да вә артыннан да батыл килмәс, ягъни Коръән иңгән елларда да, хәзерге көндә дә Коръән Кәримне вә аның хөкемнәрен, вәгазьләрен юкка чыгара торган көч вә куәт дөньяда табылмады һәм табылмас. Ул Коръән эшендә гадел хәким сүзендә вә фигылендә мактаулы булган Аллаһудан иңдерелмештер. 43. Ий Мухәммәд г-м, сиңа башка сүз әйтелмидер, мәгәр синнән элекке пәйгамбәрләргә әйтелгән сүзләр генә әйтеләдер, синең Раббың мөэминнәрне ярлыкаучы вә кәферләрдән каты рәнҗеткүче ґәзаб белән үч алу иясе. 44. Әгәр Без Коръәнне гарәб теленнән башка телдә кылсак иде, әлбәттә әйтерләр иде: "Ни булыр иде бу Коръәннең аятьләре без аңлый торган гарәб телендә бәян ителгән булса, пәйгамбәр үзе гарәб китабы башка телдә, дип, янә инкярләрен арттырыр иделәр. Син әйт: "Ул Коръән иман китергән хак мөэминнәргә ышанычлы туры юлдыр вә күңелдәге мөшриклек, монафикълык вә наданлык чирләренә шифадыр. Әмма Коръәнгә яки аның хөкемнәренә ышанмаучыларның колакларында саңгыраулык бар ки, инде алар ишетмәсләр, вә Коръән аларга сукырлыктыр ки, Коръән күрсәткән хак юлны күрмәсләр, ул кәферләрнең ишетмәүдә вә күрмәүдә мисаллары бик ерактагы кеше кебиләрдер, ул ерактагы кешегә кычкырып сөйләсәң дә ишетмәс, вә ишарә итеп күрсәтсәң күрмәс.

- Tatar

Notes and Reflections

You do not have any notes or reflections on this verse.

Notes placeholders

Stay Connected to the Quran ❤️

Short meaningful reminders to reset, reflect and stay connected to the Quran.

Read, Listen, Search, and Reflect on the Quran

Quran.com is a trusted platform used by millions worldwide to read, search, listen to, and reflect on the Quran in multiple languages. It provides translations, tafsir, recitations, word-by-word translation, and tools for deeper study, making the Quran accessible to everyone.

As a Sadaqah Jariyah, Quran.com is dedicated to helping people connect deeply with the Quran. Supported by Quran.Foundation, a 501(c)(3) non-profit organization, Quran.com continues to grow as a free and valuable resource for all, Alhamdulillah.

Navigate
Home
Quran Radio
Reciters
About Us
Developers
Product Updates
Feedback
Help
Donate
Our Projects
Quran.com
Quran For Android
Quran iOS
QuranReflect.com
Quran.AI
Sunnah.com
Nuqayah.com
Legacy.Quran.com
Corpus.Quran.com
Non-profit projects owned, managed, or sponsored by Quran.Foundation
Popular Links
Duas from the Quran
Quran Verse of the Day
Ayatul Kursi
Yaseen
Al Mulk
Ar-Rahman
Al Waqi'ah
Al Kahf
Al Muzzammil
SitemapPrivacyTerms and Conditions
© 2026 Quran.com. All Rights Reserved
Contribute