Sign in
Sign in
Sign in
Select Language
040

Ghafir 40:11 قالوا ربنا امتنا اثنتين واحييتنا اثنتين فاعترفنا بذنوبنا فهل الى خروج من سبيل ١١

40:11
قَالُواْ
رَبَّنَآ
أَمَتَّنَا
ٱثۡنَتَيۡنِ
وَأَحۡيَيۡتَنَا
ٱثۡنَتَيۡنِ
فَٱعۡتَرَفۡنَا
بِذُنُوبِنَا
فَهَلۡ
إِلَىٰ
خُرُوجٖ
مِّن
سَبِيلٖ
١١
Кәферләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, Син безне ике мәртәбә үтердең, ике мәртәбә тергездең, хәзер инде гөнаһларыбызны вә иманны, хакны инкяр иткәнлегебезне үзебез дә белдек, инде безгә кире дөньяга кайтырга юл бармы, Аллаһуга итагать итеп яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кылыр идек", – дип.
Continue Reading

Read Tafsir

Ibn Kathir (Abridged)

The Regret of the Disbelievers after They enter Hell

Allah tells us that the disbelievers will feel regret on the Day of Resurrection, when they enter Hell and sink in the agonizing depth of fire. When they actually experience the unbearable punishment of Allah, they will hate themselves with the utm

…

The Regret of the Disbelievers after They enter Hell

Allah tells us that the disbelievers will feel regret on the Day of Resurrection, when they enter

…
More Tafsirs

Read in Context

Chapter 40, Page 468, Juz 24

10. Җәһәннәмгә кергән кәферләргә фәрештәләр кычкырырлар, ий кәферләр, Аллаһуның сезгә ачулануы һәм сезне ґәзаб кылуы, сезнең үз-үзегезгә ачулануыгыздан катырактыр, чөнки сез иман китерергә һәм исламны кабул итәргә чакырылдыгыз, ләкин сез тәкәбберләндегез һәм инкяр иттегез. Шул вакытта алар үзләрен шелтә итәрләр вә ник иман китермәдек, дип, үзләренә ачуланырлар. 11. Кәферләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, Син безне ике мәртәбә үтердең, ике мәртәбә тергездең, хәзер инде гөнаһларыбызны вә иманны, хакны инкяр иткәнлегебезне үзебез дә белдек, инде безгә кире дөньяга кайтырга юл бармы, Аллаһуга итагать итеп яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кылыр идек", – дип. 12. Бу ґәзаб сезгә тиешле булды, чөнки сезгә әйтелсә, Аллаһу тәгаләне бер генә дип белегез, Ул ялгыз тына, бер генә дип әйтегез, дип, сез инкяр итәдер идегез, әмма Аллаһуның шәриге-тиңдәше яки хатыны яки баласы бар, дип, ялган әйтсәләр, сез ул бик зур ялган сүзгә ышанадыр идегез. Инде хөкем итеп сезгә ґәзаб бирмәк бөек вә олугъ Аллаһ эшедер. 13. Ул – Аллаһ сезгә күрсәтәдер һәм сөйләп белдерәдер, һәм дөньяның бөтен хәле белән Үзенең бер генә икәнлеген исбат итәдер, һәм сезгә ризык булсын өчен күктән яңгыр яудырадыр, Аллаһуның бу зур эшләреннән һич дәрес, гыйбрәт вәгазь алучы булмас, мәгәр инсаф белән иман китергән вә инабәт илә Аллаһуга кайткан гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр. 14. Ий мөэминнәр, динне Коръән юлы белән генә тотып Аллаһуга гына ихлас гыйбадәт кылыгыз, гәрчә кәферләр сезнең бу хак эшегезне яратмасалар да. 15. Ул – Аллаһ хак мөэминнәрне дәрәҗәләргә күтәрүче һәм Ґәреш иясе, вә Үзе теләгән бәндәсен пәйгамбәр итү өчен аңа вәхий белән Җәбраил фәрештәне иңдерүче, ул пәйгамбәр һәммә кешеләр кубарылып Аллаһ хозурына җыелачак кыямәт көне белән кешеләрне куркытмавын өчен. 16. Кешеләр каберләреннән шул көнне чыгарлар, кешеләрнең хәлләреннән Аллаһуга һичнәрсә яшерен булмас, кешеләр бер урынга җыелып беткәч, Аллаһ әйтер: "Менә бүген патшалык кем кулында?" – дип. Бүген патшалык – каһһар, ялгыз вә бер генә булган Аллаһуга гына хасдыр. 17. Бу көндә һәркем кылган гамәле буенча гына җәза кылыныр, сәвабын киметеп яки гөнаһын арттырып һичкемгә золым итү булмас. Аллаһ хисаб итүдә бик тиздер. 18. Кәферләрне кыямәт көне белән куркыт, ул көн утка керергә якын көннәредер, ул көндә кайгыдан вә куркынычтан йөрәкләр бугазга килерләр. Ул көндә залимнәргә яклаучы дус булмас, шәфәгатьче дә булмас. 19. Ул – Аллаһ күзләрнең хыянәтчесын белер, ул күз ят хатыннарга караган күздер һәм күкрәкләр эчендә яшерен сакланган нәрсәләрне дә белер. 20. Аллаһ хаклык вә гаделлек белән хөкем итәр, Әмма мөшрикләрнең сынымнары бернәрсә белән дә хөкем итә алмаслар, дөреслектә Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә күрүчедер.

- Tatar

Notes and Reflections

You do not have any notes or reflections on this verse.

Notes placeholders

Stay Connected to the Quran ❤️

Short meaningful reminders to reset, reflect and stay connected to the Quran.

Read, Listen, Search, and Reflect on the Quran

Quran.com is a trusted platform used by millions worldwide to read, search, listen to, and reflect on the Quran in multiple languages. It provides translations, tafsir, recitations, word-by-word translation, and tools for deeper study, making the Quran accessible to everyone.

As a Sadaqah Jariyah, Quran.com is dedicated to helping people connect deeply with the Quran. Supported by Quran.Foundation, a 501(c)(3) non-profit organization, Quran.com continues to grow as a free and valuable resource for all, Alhamdulillah.

Navigate
Home
Quran Radio
Reciters
About Us
Developers
Product Updates
Feedback
Help
Donate
Our Projects
Quran.com
Quran For Android
Quran iOS
QuranReflect.com
Quran.AI
Sunnah.com
Nuqayah.com
Legacy.Quran.com
Corpus.Quran.com
Non-profit projects owned, managed, or sponsored by Quran.Foundation
Popular Links
Duas from the Quran
Quran Verse of the Day
Ayatul Kursi
Yaseen
Al Mulk
Ar-Rahman
Al Waqi'ah
Al Kahf
Al Muzzammil
SitemapPrivacyTerms and Conditions
© 2026 Quran.com. All Rights Reserved
Contribute