Sign in
Sign in
Sign in
Select Language
034

Saba 34:17 ذالك جزيناهم بما كفروا وهل نجازي الا الكفور ١٧

34:17
ذَٰلِكَ
جَزَيۡنَٰهُم
بِمَا
كَفَرُواْۖ
وَهَلۡ
نُجَٰزِيٓ
إِلَّا
ٱلۡكَفُورَ
١٧
Әнә шулай бакчаларын юк итүебез, көфран нигъмәт кылганнары өчен Бездән аларга җәза булды. Без фәкать Раббиларына карышып көфран нигъмәт кылучы кешеләрне ґәзаб белән җәзалыйбыз.
Continue Reading

Read Tafsir

Ibn Kathir (Abridged)

The Disbelief of Saba' (Sheba) and Their Punishment

Saba' refers to the kings and people of the Yemen. At-Tababa`ah (Tubba`) surname of the ancient kings of Yemen were part of them, and Bilqis, the queen who met Sulayman, peace be upon him, was also one of them. They lived a life of enviable luxury i

…

The Disbelief of Saba' (Sheba) and Their Punishment

Saba' refers to the kings and people of the Yemen. At-Tababa`ah (Tubba`) surname of the ancient kin

…
More Tafsirs

Read in Context

Chapter 34, Page 430, Juz 22

15. Тәхкыйк Сәба Кавеме өчен торган шәһәрләрендә Аллаһуның кодрәтен күрсәтә торган дәлилләр бар иде, ул дәлилләр шәһәрләрен уңнан һәм сулдан әйләндереп алган бик яхшы уңыш бирә торган төрле җимеш бакчалары иде, пәйгамбәрләре аларга әйтте: "Аллаһ биргән бакчагыздан ашагыз да Аллаһуга гыйбадәт кылып шөкер итегез, ошбу бакчалы шәһәр нинди яхшы, бай, матур шәһәрдер, сезгә бакчалар бирүче Аллаһ Аңа гыйбадәт кылып шөкер итүчеләрне ярлыкаучыдыр", – дип. 16. Алар исә пәйгамбәрләренең вәгазьләреннән һәм шөкер итүдән баш тарттылар, Без алар өстенә каты яңгыр яудырдык, хәтта бакчаларын агызды, Без аларның җимеш бакчаларын аз гына ачы үлән һәм җимешсез агачлар бакчасына алмаштырдык, бакчаларында ашый торган һичнәрсә калмады. 17. Әнә шулай бакчаларын юк итүебез, көфран нигъмәт кылганнары өчен Бездән аларга җәза булды. Без фәкать Раббиларына карышып көфран нигъмәт кылучы кешеләрне ґәзаб белән җәзалыйбыз. 18. Янә Сәба шәһәре белән без бәрәкәтле калдырган Шам шәһәре арасында бер-берсенә якын күп авыллар кылдык, вә шул авыллар аркылы йөри торган сәүдә юлын тәкъдир иттек, вә аларга әйттек: "Ачлыктан, сусызлыктан һәм башка кыенлыклардан имин булганыгыз хәлдә рәхәтләнеп йөрегез көндезләрен вә кичләрен". 19. Сәба сәүдәгәрләре әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә сәфәребездә авыл араларын ерак кыл", – дип. Ягъни алар сәфәрләрендә бернинди кыенлык күрмәгәннәр, шул сәбәпле байлыкларына вә көчләренә таянып Аллаһуга шундый сүзләрне әйттеләр, алар Аллаһуга итагать итмичә һәм Аның биргән нигъмәтләренә көферлек кылып, үзләренә золым иттеләр, Без аларны үзләреннән соң дөньяга киләсе кешеләр өчен гаҗәбләнеп сөйли торган сүз кылдык, аннары Без аны рәхмәтебездән вә әлеге авыллардан гаять тә ерак итеп аердык. Ошбу әйтелгән нәрсәләрдә Аллаһ юлында сабырлы, чыдамлы булып, Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итүчеләр өчен гыйбрәтләр вә дөресләр бардыр. 20. Иблис аларны үземә ияртермен дигән занын, теләген дөресләде, алар Иблискә иярделәр, мәгәр мөэминнәрдән бер җәмәгать кенә Иблискә иярмәде. 21. Чын иманлы мөэминнәргә Иблис ирекле булмады, ягъни аларны вәсвәсәсе белән аздырырга көче җитмәде, мәгәр Иблис ирекле ителде шикләнеп кенә ышанган кешеләргә, ахирәт көненә нык ышанган мөэминне ахирәтнең булачагында шикләнгән кешедән аермаклыгыбыз өчен. Шиксез, синең Раббың һәрнәрсәне күзегеп саклаучыдыр.

- Tatar

Notes and Reflections

You do not have any notes or reflections on this verse.

Notes placeholders

Stay Connected to the Quran ❤️

Short meaningful reminders to reset, reflect and stay connected to the Quran.

Read, Listen, Search, and Reflect on the Quran

Quran.com is a trusted platform used by millions worldwide to read, search, listen to, and reflect on the Quran in multiple languages. It provides translations, tafsir, recitations, word-by-word translation, and tools for deeper study, making the Quran accessible to everyone.

As a Sadaqah Jariyah, Quran.com is dedicated to helping people connect deeply with the Quran. Supported by Quran.Foundation, a 501(c)(3) non-profit organization, Quran.com continues to grow as a free and valuable resource for all, Alhamdulillah.

Navigate
Home
Quran Radio
Reciters
About Us
Developers
Product Updates
Feedback
Help
Donate
Our Projects
Quran.com
Quran For Android
Quran iOS
QuranReflect.com
Quran.AI
Sunnah.com
Nuqayah.com
Legacy.Quran.com
Corpus.Quran.com
Non-profit projects owned, managed, or sponsored by Quran.Foundation
Popular Links
Duas from the Quran
Quran Verse of the Day
Ayatul Kursi
Yaseen
Al Mulk
Ar-Rahman
Al Waqi'ah
Al Kahf
Al Muzzammil
SitemapPrivacyTerms and Conditions
© 2026 Quran.com. All Rights Reserved
Contribute